Обращение Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации МУФТИЯ ШЕЙХА РАВИЛЯ ГАЙНУТДИНА по случаю наступления благословенного месяца Рамадан

14 04 2021 г.

Хвала Аллаху, который предпочел месяц Рамадан остальным месяцам года, сделал для каждой вещи цель и для каждого начинания предопределил завершение. Свидетельствую, что нет божества кроме Аллаха, который не налагает на душу ничего, что было бы ей не по силам, и свидетельствую, что Мухаммад Его раб и Посланник, да благословит его Аллах, род его, сподвижников и тех, кто следует их путем до Судного Дня.

 

Дорогие мои братья и сестры в исламе!

 

Приветствую вас братскими пожеланиями мира,

милости и благословения Всевышнего Аллаха:

 

السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Ас-саляму алейкум ва рахматуллахи ва баракатуху!

 

От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации и себя лично поздравляю вас с наступлением священного месяца Рамадан – месяца обязательного поста, духовного очищения, ниспослания последнего Божественного откровения – Благородного Корана.

 

Приветствую всех тех, кто собирается облагородить себя постом в этот любимый нами всеми месяц, начало которого милость, середина – прощение, и конец – спасение от огня. Приветствую каждого, кто испытывает почтенный трепет от наступления месяца, пост в котором сделал Всевышний одним из столпов нашей религии, упомянув о нем в Своем послании:

 

 

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُواْ كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

 

«О верующие! Предписан вам пост так же, как он был предписан тем, кто жил до вас, чтобы вы были богобоязненными» (2:183).

 

Аллах почтил нас – «…лучшую из общин, появившуюся на благо человечества, повелевая совершать одобряемое, удерживая от предосудительного и веруя в Аллаха» (3:110) – этим месяцем, который возвещает о великом избавлении и спасении.

 

Дорогие единоверцы! Наш Создатель узаконил для нас пост, обозначив цель ясную для всех, – посредством него мы должны стать обладателями великого удела, а богобоязненность освещает верующему его жизненный путь и не дает ему заблудиться и впасть в отчаяние.

 

Каждый год мы в этот месяц выполняем обряды и предписания, которые взращивают в душе верующего это великое приобретение и позволяют приобщиться к сопутствующим ему многочисленным благам.

 

Пост в месяц Рамадан является причиной для прощения грехов постящегося, как сказал об этом Посланник: «Кто постился в Рамадане с верой и надеждой на награду от Аллаха, тому простятся его прошлые грехи» (Бухари, Муслим). В Рамадане нас также ожидает «Ночь Предопределения лучше тысячи месяцев. В эту Ночь ангелы и Дух нисходят с дозволения Аллаха по всем Его повелениям. Она есть мир!.. Вплоть до наступления зари» (97:3-5). Это настоящий шанс для верующего, поскольку поклонение этой ночью лучше, чем поклонение в другие тысячи месяцев! Мольба в эту ночь принимается. Так обратимся каждый из нас к Господу миров Аллаху Тааля не сомневаясь, что наша молитва будет услышана. Выстаивайте ее, вдохновляясь словами Посланника: «Тому, Кто выстоял Ночь предопределения с верой и надеждой, простятся его прошлые грехи» (Бухари, Муслим). В конце месяца Рамадан постящегося ожидает радость Праздника разговения – радость, проявляющаяся в довольстве своим Господом.  

 

ذَهَبَ الظَّمأُ، وابْتَلَّتِ العُرُوقُ، وَثَبَتَ الأجْرُ إِنْ شاءَ اللَّهُ تَعالى

«Ушла жажда, жилы наполнились влагой, и награда уже ждёт, если будет угодно Всевышнему Аллаху» (Абу Дауд, Ан-Насаи).

Завершается месяц радостью коллективного поклонения – праздничным намазом с такбирами −  словами возвеличивания Аллаха. Это –  праздник успеха верующего и справедливого воздаяния за его усердия на пути к благочестию. Празднование охватывает и участников, и разделяющих с ними общие ценности и проявляется во взаимных поздравлениях и подарках, посещении родственников и раздаче милостыни, посещении кладбищ и прощении должникам долгов и обидчикам обид, что еще более укрепляет духовные и социальные связи в умме и в обществе в целом. Общественное благо от исполнения этого столпа ислама проявляется в дополнительном усердии верующих в совершении добрых дел и смирении при постигающих их испытаниях. На протяжении всего месяца верующие в наилучшей степени стремятся проявить заботу о ближних, кульминацией которой является обязательная милостыни «закят аль-фитр» в пользу бедных, неимущих и нуждающихся.

Что касается духовных благ, несомненно то, что совершаемые в течение продолжительного времени благодеяния не только помогают нуждающимся, но и очищают нас от таких качеств, как гордыня, зависть, жадность, пустословие и чревоугодие. Воздержание от того, что разрешено в обычные месяцы, укрепляет силу воли верующего, помогает ему противостоять тому, что было запрещено всеми пророками и остается таковым до самого Судного дня. Ведь пост и смирение тушат огонь страстей как ни что другое.

Пост в месяц Рамадан воздействует на человека в нравственном плане. Посланник Аллаха ясно на это указал:

«Если кто-то из вас постится, то пусть не сквернословит и не шумит. А если кто-то оскорбит его или станет сражаться с ним, то пусть скажет: «Поистине, я пощусь!» (Бухари, Муслим). Поистине, пост укрепляет чувство ответственности, отдаляет от лицемерия и показухи.

 

Осмысление пользы от предписанного нам поклонения должно укрепить нашу решимость провести Рамадан должным образом с присущим к месту смирением и рвением для получения главной и наиважнейшей пользы от поста – благочестия (богопочитания). Именно ради обретения этого качества мы и будем поститься в дни этого месяца и выстаивать его ночи в молитвах, читать Благородный Коран, усердно молиться, поминать нашего Господа, раздавать милостыню и удерживать себя от греховного и порицаемого. Наши старания окупятся как в этом мире, так и в последующем, если подчинимся Его призыву:

 

وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَى وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ

«И запасайтесь, ибо лучший из припасов – благочестие. И бойтесь меня, обладатели рассудков!» (2:197).

 

О, верующие! Молите Аллаха Всевышнего позаботиться о нашем посте и молитвах, ночных бдениях и поминаниях, чтобы не только смогли их осуществить, но и получить обещанную награду в День расчета перед Ним, не растеряв при жизни всех накопленных польз и приобретений.

Да будет принят Всевышним Аллахом наш пост и все совершаемые богобоязненные дела. Да сбудутся все наши добрые молитвы и пожелания!

Да будет мир над вами, милость Аллаха и Его благоволение.

 

Рамадан мубарак, дорогие единоверцы!

 

Муфтий шейх Равиль Гайнутдин,

Председатель Духовного управления мусульман

Российской Федерации,

Председатель Совета муфтиев России

 

----------------

 

Рамазан ае башлану уңаеннан

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

МӨФТИ ШӘЕХ РАВИЛ ГАЙНЕТДИН

мөрәҗәгате

 

Һәр башлангычның ахырын һәм һәр нәрсәнең максатын билгеләгән, елның бар айларыннан Рамазан аен өстен кылган Аллаһка мактау булсын. Көчебез җитми торганны йөкләмәүче Аллаһтан башка иләһ юклыгына һәм Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең Аның Расүле икәнлеккә шәһадәт итәм. Пәйгамбәребезнең гаиләсенә, аның сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр алар юлында булучыларга Раббыбызның рәхмәте ирешсен!

 

Кадерле дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгаләдән иминлек,

Аның рәхмәтен һәм бәрәкәтен сорап, сезне сәламлим:

 

السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

 

Сезне Раббыбызның сүзе – Коръәни Кәрим иңә башлаган, рухи чистарыну, фарыз ураза ае – изге Рамазан ае башлану белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үземнең исемнән тәбрик итәм.

Рәхмәт, мәгъфирәт һәм уттан котылу вакыты булган, барыбызның да яраткан аендагы ураза белән үзен пакъларга җыенган һәрберегезне сәламлим!

Аллаһ Үз Китабында:

 

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُواْ كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«И иман китергән кешеләр! Сездән алдагы кавемнәргә фарыз ителгән кебек сезгә дә ураза тоту фарыз ителде. Шаять, сез Аллаһтан куркучы булырсыз»– дип чакырган («әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).

Динебезнең биш баганысының берсен тәшкил иткән ураза ае җитүен аеруча дулкынлану белән көткән һәрберегезне сәламлим.

 

Аллаһ безне  – «Сез халык арасына чыгарылган иң хәерле өммәт булдыгыз. Яхшылыкка чакырасыз, яманлыктан тыясыз, Аллаһка иман китерәсез», – дип, котылу һәм бөек коткарылу турында хәбәр итүче ай белән зурлаган («Әлү-Гыймран» сүрәсе, 110 нче аять.).  

 

Кадерле дин кардәшләрем!

Галәмнәрнең Хуҗасы барыбыз өчен дә ачык максатны билгеләп, безнең өчен ураза тотуны әмер иткән, аның аша без бөек бәхеткә ирешәбез. Ә тәкъвалык мөэминнең тормыш юлын яктырта һәм аны төшенкелеккә бирелүдән, адашудан саклый.

 

Мөэмин мөселманның күңелендә әлеге кыйммәтле табышны үстерергә  һәм аңа юлдаш булган чиксез бәрәкәткә кушылырга мөмкинлек бирүче таләпләрне һәм горефләрне без бу айда ел саен үтибез.

 

«Кем дә кем иман белән һәм Аллаһтан савап өмет итеп, ураза тотса, аның үткәндәге гөнаһлары кичерелер» (Бохари, Мөслим), – дип Аллаһның Рәсүле әйткәнчә, Рамазан ае уразасы, ураза тотучының гөнаһлары ярлыкануга сәбәпче.

 

Рамазанда безне шулай ук Кадер кичәсе көтә:

 

لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِّنْ أَلْفِ شَهْرٍ تَنَزَّلُ الْمَلَائِكَةُ وَالرُّوحُ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِم مِّن كُلِّ أَمْرٍ سَلَامٌ هِيَ حَتَّى مَطْلَعِ الْفَجْرِ

 

«Кадер кичәсе ул  мең айдан артыграк. Ул кичәдә фәрештәләр һәм Җәбраил Тәрбияче Аллаһ кушуы буенча төшәләр.

Ул кичәдә, таң атканга кадәр, алар сәлам әйтерләр»

(«әл-Кадер» сүрәсе, 3-5 нче аятьләр).

Бу мөэмин мөселман өчен олуг мөмкинлек, чөнки әлеге төндәге гыйбадәт, калган мең айдагы гыйбадәттән дә өстенрәк! Бу төндә догалар кабул була.

Шулай булгач, догабызның кабул булачагына шикләнмичә, һәрберебез Галәмнәрне бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итик.

Рәсүлебезнең: «Кем дә кем иман белән һәм Аллаһтан савап өмет итеп, ураза тотса, аның үткәндәге гөнаһлары кичерелер» (Бохари, Мөслим), – дигән сүзләре белән рухланып, бу төнне гыйбадәттә булыйк.

 

Рамазан ахырында ураза тотучыны Раббысына шөкер кылуда күренә торган шатлык − ифтар шатлыгы көтә.

ذَهَبَ الظَّمأُ، وابْتَلَّتِ العُرُوقُ، وَثَبَتَ الأجْرُ إِنْ شاءَ اللَّهُ تَعالى

«Сусау хисе бетте, кан тамырлары су белән тулды (сугарылды) һәм Аллаһ теләсә, ураза тоткан өчен әҗер-савап язылды» (Әбу Дауд, Ән-Нәсаи).

Ай Аллаһны олылау сүзләре – тәкъбирле бәйрәм гыйбадәте, ягъни гает намазы белән төгәлләнә. Ул – мөэминнең уңышы һәм тәкъвалыкка ирешү юлында куйган тырышлыгы өчен лаеклы әҗер-савап бәйрәме. Бәйрәм рухы анда катнашучыларның да һәм аларга теләктәш булганнарның да күңелен били һәм туганнар белән күрешү, сәдака тарату, каберләрне зиярәт кылу, бурычлыларның бурычын һәм рәнҗеткәннәрнең рәнҗетүен гафу итүдә чагылыш таба. Бу исә рухи һәм өммәт эчендәге иҗтимагый, гомумән, җәмгыяви элемтәләрне тагын да ныгыта. Исламның әлеге баганасын үтәүдән җәмгыяви файда, мөселманнарның игелекле гамәлләрдә өстәмә тырышлык күрсәтүендә һәм сынау вакытында туа торган сабырлыкта чагыла. Әлеге ай дәвамында мөселманнар якыннарын иң яхшы үрнәктә кайгыртырга омтыла, аның иң биек ноктасы – ярлыларга һәм мохтаҗларга бирелә торган «зәкәт әл-фитр» сәдакасы. Рухи кыйммәтләргә килгәндә исә, озак вакыт дәвамында кылынган игелекнең ярдәме мохтаҗларга гына түгел, ә һичшиксез, үзебезгә дә ярдәм итә, мин-минлек (тәкәбберлек), көнчелек, саранлык, гайбәт һәм туклануда чаманы белмәү кебек сыйфатлардан арындыра. Гадәти айларда рөхсәт ителгән әйберләрдән тыелып тору, мөэмин мөселманның ихтыяр көчен ныгыта, барлык пәйгамбәрләр тарафыннан тыелган һәм Кыямәт көненәчә шулай булып калачак тыюларга буйсынырга ярдәм итә.

Рамазан ае уразасы адәм баласына әхлакый яктан да нык йогынты ясый. Аллаһның Рәсүле моңа төгәл күрсәткән: «Әгәр берәрегез ураза тотса, яман сүз сөйләмәсен һәм тавыш-гауга куптармасын. Әгәр аны берәрсе рәнҗетсә яки аның белән сугышмакчы булса: “Мин ураза тотам!”  дип әйтсен» (Бохари, Мөслим). Чынлыкта, ураза җаваплылык сыйфатын ныгыта, икейөзлелектән һәм риядан ерагайта. 

Безгә фарыз кылынганнарның файдасы турында фикерләү Рамазанны тиешле югарылыкта, урынлы басынкылык һәм тәкъвалыкта уздыруга этәргеч булырга тиеш. Рамазанның фазыйләтләренә ирешү, күркәм сыйфатларга ия булу өчен без әлеге ай көннәрендә ураза тотачакбыз һәм аның төннәрен гыйбадәттә үткәрәчәкбез, Изге Коръәнне укыячакбыз, ихластан дога кылачакбыз, Раббыбызны зекер итәчәкбез, сәдака таратачакбыз һәм гөнаһлардан тыелачакбыз.

Раббыбызның чакыруына буйсынсак, безнең тырышлыкка әҗере бу дөньяда да кайтачак, ахирәттә дә булачак:

وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَى وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ

«Иң яхшы азык – ул тәкъвалык. И акыл ияләре, Миннән генә куркыгыз! » («әл-Бакара» сүрәсе, 197 нче аять).

 

Мөэмин-мөселман кардәшләрем! Раббыбыз Аллаһтан безнең уразабыз һәм намазларыбыз, төнге гыйбадәтләребез һәм зекерләребез турында кайгыртуын сорагыз, бу гамәлләрне үтәүне генә түгел, ә Хисап көнендә Аның каршында вәгъдә ителгән әҗер-савапка ирешүне дә, алай гына түгел, туплаган файда һәм табышларыбызның хәерен яшәгән вакытта да күрергә насыйп итүен сорагыз.

Уразабыз һәм игелекле гамәлләребезне Раббыбыз Аллаһ кабул итсен. Ихлас догаларыбыз һәм яхшы теләкләребез кабул булсын! Дөньябыз имин булсын, Аллаһның рәхмәтендә һәм бәрәкәтендә яшәсәк иде!

 

Рамазан мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр!

 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе,

Россия мөфтиләр Шурасы Рәисе


Комментарии:

Редакция сайта islam-rm.com не несет ответственности за комментарии опубликованные пользователями.
Мнение редакции сайта может не совпадать с мнением комментаторов.

Для того, чтобы оставить комментарий или оценить существующие, Вам нужно авторизоваться или зарегистрироваться в системе!

Логин: Пароль:
Комментариев пока нет!